Турнирда Чүпрәле, Апас, Буа һәм Кайбыч районнары командалары катнашты.
2025 елның 22 февралендә «Алтын Барс» боз аренасында ир — атлар командалары арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Фәнис Загреев Мемориалы» кубогына алкалы хоккей буенча районара турнир узды. Анда дүрт команда-Чүпрәле, Апас, Буа һәм Кайбыч районнары командалары катнашты.
Турнирны ачу тантанасында спортчыларны һәм спорт сөючеләрне бәйрәм — Ватанны саклаучылар көне белән район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм яшьләр эшләре, туризм һәм спорт бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов җылы сәламләде һәм котлады. Алар барлык командаларга матур уеннар һәм җиңел җиңүләр теләделәр.
Фәнис Загреев кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнгән, физкультура буенча югары белем алган, районда балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбен оештыручы булган, футбол һәм хоккей уйнаган. Күп кенә спортчылар өчен ул иң яхшы дус һәм чын тренер иде.
Загреев истәлегенә турнирда аның гаиләсе дә — хатыны Эльвира, уллары катнашты. Фәнис Загреевның улы әтисе эзләреннән киткән, ул Чүпрәле районының хоккей буенча җыелма командасы әгъзасы һәм турнирда Чүпрәле командасында уйнады.
Фәнис Загреевның дуслары исеменнән Данис Айнуллов чыгыш ясады һәм барлык командаларга да яхшы уеннар һәм уңышлар теләде.
Фәнис Загреевның улы турнирда катнашучы командаларга, спортның бу төрен яратучыларга, турнирны оештыручыларга әтиләрен искә алулары өчен зур рәхмәт белдерде.
Бозга беренчеләрдән булып Кайбыч һәм Буа районнары җыелма командалары чыкты. Аннары барлык командалар бер-берсе белән уйнадылар. Очрашулар йомгаклары буенча Буа районы командасы беренче урынны һәм турнир Кубогын яулады, икенче урында-Чүпрәле командасы, өченче урында-Апас районы командасы, дүртенче урында-Кайбыч районы командасы.
Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде. Дамир Аухадин (Кайбыч) — «иң яхшы сакчы», Айрат Шәйхетдинов (Апас) — «иң яхшы һөҗүмче», Алмаз Низамов (Чүпрәле) - «иң яхшы капкачы», Денис Хәсәнов (Буа) иң яхшы уенчы дип танылды.
Номинацияләр буенча барлык призерлар һәм иң яхшы уенчылар дипломнар, кубоклар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде. Турнир хөкемдарлары шулай ук турнир хөрмәтенә акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр. Командаларны һәм номинацияләр буенча иң яхшы уенчыларны Руслан Вилданов һәм Данис Айнуллов бүләкләделәр, алар хоккейчыларга киләчәктә спортта зур уңышлар теләделәр.
Турнирның иганәчеләре Фәнис Загреевның дуслары иде.