26 октябрьдә Мунчәли авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йортын яңадан кулланышка тапшыру тантанасы булачак.
Чаралар иртәнге сәгать 10.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмгә кайткан кунакларны Данир Сабиров иҗатташ дуслары белән юморга, җыр - моңга кумәчәк. Кичен исә якташыбыз -Татарстанның атказанган артисты, Мунчәли кызы Алсу Әбелханова узенең сольный концертын тәкъдим итәчәк. Якташыбызның концертлары 27 октябрьдә Шлангада , 28 октябрьдә Иске Кәкерледә, 29 октябрьдә Иске Чокалыда 30 октябрьдә Иске Чүпрәле мәдәният йортында да узачак. Башлана 19.00 сәгатьтә.