Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында “Бердәм Россия” партиясе призына волейбол турниры узды

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

2024 елның 4 ноябрендә Иске Чүпрәле авылының “Алтын” универсаль спорт залында “Бердәм Россия” партиясе призына ир-атлар командалары арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган волейбол буенча ачык район турниры узды. Турнирда катнашу өчен район мәктәпләре, оешмалары һәм предприятиеләре командалары чакырылган иде.

Спортчыларны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов җылы сәламләделәр.

Халыклар бердәмлеге һәм спорт бәйрәме белән котлап, ТР Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин бу бәйрәмнең аерым мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте.

Ярышлар көне буе дәвам итте, командаларда бик көчле һәм нык уенчылар иде. Барлыгы 5 команда катнашты. Барлык командалар да бер-берсе белән түгәрәк системасы буенча уйнадылар.

Уенны беренче булып 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе һәм Иске Чүпрәле күп профильле лицее командалары башлады. Соңгы финал уеннары аеруча авыр, ләкин мавыктыргыч булды. Призлы урыннар өчен Чүпрәле районыннан иң көчле һәм чыдам командалары көрәште.

Киеренке уеннан соң беренче булып Чүпрәле-1 командасы, икенче булып “Алтын” командасы чыкты, ә 3 урында Администрация командасы. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов турнирда катнашучыларга матур уен өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә спортта уңышлар теләде.

Призлы 1, 2, 3 урыннарны алган барлык командаларга “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе грамоталары, медальләре һәм бүләкләре тапшырылды.

Турнир кысаларында ГТО нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты “Демография” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International