Товарларны интернет аша сатучы Татарстан эшмәкәрләре аларны бөтен Россия буенча экспресс-илтеп җиткерү өчен почта бүлекләрендә саклый ала

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Татарстаннан дистанцион сәүдә базарында катнашучылар почта бүлекчәләре базасында үз товарларын бөтен Россия буенча сату өчен яңа мөмкинлекләр алдылар. Барыннан да элек, бу продукцияне интернет-мәйданчыклар (маркетплейслар) аша сатучы эшмәкәрләргә кагыла. Почта товарларны бүлекчәләрдә саклаячак һәм сатып алучыларга 30 минут эчендә илтеп җиткерәчәк яки маркетплейсларның сортировкалау үзәкләренә алга таба тапшыру өчен үз логистик үзәкләренә җибәрәчәк.

Почта микрофулфилментын куллануның ике варианты бар. Товарны шәһәр читендәге эре складларга мөстәкыйль рәвештә илтмәү өчен, эшмәкәрләр аларны Татарстанның теләсә кайсы почта бүлекчәсендә тапшыра алачак. Почта продукцияне курьерлар китерү участокларына яки эре почта бүлекчәләренә, ә аннары - маркетплейсларның сортларга аеру үзәкләренә тапшырачак.

Икенче схема экспресс-китерү мөһим булган эшмәкәрләр өчен. Сатучылар товарларны турыдан-туры почта бүлекчәләрендә саклый алачак. Сатып алучы заказны рәсмиләштергәннән соң, аны 5-7 минут эчендә җыячаклар һәм оператив рәвештә клиентка китерәчәкләр. Бу хезмәт бөтен Россия буенча 1507 почта бүлекчәсендә эшли, бирегә продукцияне Татарстанның теләсә кайсы бүлекчәсендә саклау өчен тапшырырга мөмкин. Китерү радиусы һәм тизлеге селлер товары булган бүлекләрнең санына бәйле булачак.

“Без e-commerce логистикасын эшмәкәрләр өчен дә, сатып алучылар өчен дә яңа дәрәҗәгә чыгарабыз. Почта бүлекчәләрендәге микрофулфилмент сатучы өчен бөтен чылбырны шактый гадиләштерә һәм онлайн-заказларны пицца кебек үк тиз китерергә мөмкинлек бирә”, - диде Россия Почтасы генераль директорының беренче урынбасары Максим Цыпин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International