Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2024 елның 24 октябрендәге 28 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының кырыгынчы утырышы чакырыла.
Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелә:
1) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты хакында.
2) «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында» карар проекты хакында.
3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Алешкин-Саплык авыл җирлегенең Генераль планына үзгәрешләр кертү турында.
4) Төрле.
Район Советы утырышы 2024 елның 8 ноябрендә 09:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.