Заказны ялган китерү турында Россиянең Милли проектлары сөйләде (Национальные проекты России).
Җинаятьчеләр:
-WhatsApp аша сезнең заказ җибәрүгә әзер булуы турында хәбәр җибәрәләр;
-аны күзәтеп торырга – китерү хезмәтенең ялган сайтына күчерә торган сылтама буенча күчәргә тәкъдим итәләр: СДЭК, «Сбермаркет», «Яндекс Доставка» яки Delivery Club.
Анда корбан карта номерын, кулланучының исемен һәм онлайн-банктан пароль кертә. Шуннан соң счеттан акча урлыйлар.
Мондый хәйләгә ничек эләкмәскә, карточкада👆
Әгәр сездә үз мәгълүматларыгызны ничек якларга дигән сораулар бар икән, “Киберкуркынычсызлык - ул гади” Дәүләт хезмәтләре бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Ул “Цифрлы икътисад” милли проекты ярдәмендә төзелгән. Анда үз-үзеңне Челтәрдә дөрес тоту турында белешмә табарсыз.