Гражданлык җәмгыяте махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә ярдәм итүдә зур роль уйный. Бу махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәкле чаралар җыюда гына түгел, аларның гаиләләре турында кайгыртуда да чагыла. Сезнең актив позициягез һәм ярдәм итү теләгегез илебезне саклаучылар өчен мөһим көч чыганагы булып тора.
Октябрь ахырына җиденче тапкыр масштаблы район гуманитар ярдәм партиясе белән чыгу планлаштырыла. Һәр продукт, һәр әйбер тынычлык өчен көрәшүчеләргә мөһим ярдәм булып тора.
Бүгенге көндә безнең егетләр соравы буенча кирәкле әйберләр исемлеге:
• Автоном җылыткычлар;
• Газ баллоннары;
• Инвертор генераторлары;
• Автомобильләр өчен запас частьләр;
• РЭБ, автоматка тепловизорлар, дрон-камикадзе, тактик наушниклар һәм каскалар;
• Окоп шәмнәре һәм маскировка челтәрләре (көзге вариант);
• Төзелеш материаллары;
• Озак саклана торган азык-төлек продуктлары;
• Гигиена чаралары;
• Җылы кием, аяк киеме һәм йокы капчыклары;
• Медикаментлар һәм яраларны бәйләү материаллары;
• Беренчел кирәк-ярак товарлары.
Әйдәгез, көчне берләштерик һәм бергә без көчлерәк икәнебезне күрсәтик!
Адрес: Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 12а йорты - «Созидание» яшьләр (яшүсмерләр) клубы.
Элемтә өчен телефон: 8 (84375) 2-29-22