Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында тыл ветераны Александра Степановна Владимир Путиннан котлау алды

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Александра Степановна Егорова Чуаш Бизнәсе авылында туган.

Бүген, 2024 елның 21 октябрендә, тыл ветераны Егорова Александра Степановна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Александра Степановна Егорова Чуаш Бизнәсе авылында туа һәм гомер буе шунда яши. Аның балачагы җиңел булмый: ул сугыш чоры авырлыкларын, ачлык һәм салкыннарны кичерә. Әти-әниләренең йорты яну сәбәпле алар берничә тапкыр урамда кала.

Туганнары, авыл халкы һәм күршеләре ярдәме белән яңадан йорт төзиләр. Ачлыктан аларны сыерлары коткара.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Александра Степановна абыйларын сугышка озата. Өлкән абыйсы Михаил Ленинград шәһәрен яклаганда һәлак була. Ике абыйсы кайта.

- Бер абый сугыштан аяксыз кайтты, гаилә корды, 11 бала тәрбияләде, – дип сөйли хезмәт ветераны.

Александра Степановна авылның башлангыч мәктәбен тәмамлый. Колхозда кырчылык бригадасында эшли.

1950 елларда авылдашы Никандр Романович белән гаилә кора. Алар 4 бала тәрбияләп үстерәләр.

Ире Никандр Романович ферма мөдире, комплекслы бригада бригадиры, ветеринария табибы булып эшли, аны авыл советы рәисе итеп тә сайлыйлар.

Тыл ветераны лаеклы ялга чыкканнан соң да эшләвен дәвам итә һәм 60 яшендә дә шатланып эшкә бара. Хезмәтләре өчен ул «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була, «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Александра Степановнаның ире дөньяны 1984 елда ташлап китә. Шуннан соң да ул авырлыкларга бирешми. 70 яшендә сыер асрый, мөстәкыйль хуҗалык алып бара. Хәзер дә бакчада кыяр һәм помидор үстерә, шулай ук күзлексез тегә, газета укый. Александра Степановнаның 9 оныгы һәм 17 оныкчыгы бар.

Хәзерге вакытта Александра Степановна улы белән яши. Александра Степановнана янына социаль хезмәткәр Ирина Никитина килә. 

 

-Ирина Никитинага һәм авыл фельдшеры Надежда Алексеевнага мине кайгыртып яшәгәннәре өчен рәхмәт әйтәсем килә, - ди юбиляр.

Юбилярны 95 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Степан Унисков һәм Чуаш Бизнәсе мәктәп-балалар бакчасы директоры Галина Кудрявцева, башлангыч сыйныф укучылары, балалары, туганнары, якыннары килде.

Тыл ветеранын Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты, район башлыгы бүләге, чәчәкләр белән сөендерделәр, озак елларга сәламәтлек, иминлек теләделәр. Ә укучылар Александра Степановнананы үз шигырьләре белән илһамландырдылар.

Александра Степановна юбилей белән котларга килгән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International