Агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» республика һөнәри осталык конкурсы

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының “Авыл яшьләре” төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елның 15-16 ноябрендә агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында номинацияләр буенча “Һөнәре буенча иң яхшы” республика һөнәри осталык конкурсын уздыру планлаштырыла:

– «Иң яхшы инженер-механик»;

– «Иң яхшы агроном»;

– «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы»;

– «Иң яхшы ветеринария табибы»;

– «Иң яхшы зоотехник»;

– «Иң яхшы механизатор»;

– «Машина белән сыер савучы иң яхшы оператор»;

– «Терлек үрчетү буенча иң яхшы технолог»;

– «Азык-төлек җитештерү буенча иң яхшы технолог».

 

Приз фонды:

Гран-при - 200 000 сум.;

1 урын - 50 000 сум.;

2 урын - 40 000 сум.;

3 урын - 30 000 сум.;

Конкурста катнашучыларның һәркайсына - 5000 сум.

 

Конкурста беренче урынны алган җиңүчеләр белгечлекләре буенча иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә чит илгә стажировкага җибәреләчәк.

Катнашучыларга таләпләр:

- 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булырга тиеш;

- урта махсус яки югары белеме булырга тиеш;

- авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә белгечлек буенча кимендә бер ел эшләү тәҗрибәсе булырга тиеш.

Конкурста катнашу өчен https://clck.ru/3DemBT сылтамасы буенча 2024 елның 10 ноябренә кадәр электрон заявка тутырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International