"Минем бизнес" үзәге хисап бирү өчен сервиска бушлай керү мөмкинлеге бирү хезмәтенә гаризалар кабул итүне дәвам итә

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Хисап бирү өчен сервистан түләүсез файдалану хезмәте салым исәбен автоматлаштыру өчен билгеләнгән онлайн-сервистан гыйбарәт.

Сервис кулланучыларга хисап алып бару, салымнарны исәпләү, керемнәрне һәм чыгымнарны исәпкә алу, шулай ук Федераль салым хезмәте, СФР һәм Росстат белән хезмәттәшлек итү өчен инструментлар бирә.

Хезмәтне Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары ала алалар.

 Хезмәт ФНС, СФР, Росстатта роумингсыз теләсә кайсы төбәккә онлайн-хисап бирүне; отчетларны әзерләү, тикшерү, йөкләү, редакцияләү һәм җибәрүне;  хисапларны тикшерүне, автомат исәпләүләр һәм тутыру буенча белешмәләрне;  1Стан ФНС, ПФР, ФСС һәм Росстатка хисапларны тикшерүне, редакцияләү һәм җибәрү модулен;  сату китабы һәм счет-фактура журналы буенча контрагентлар белән чагыштыруны; контроль органнардан белешмәләр һәм өземтәләрне;  ФНС таләпләренә җаваплар әзерләү һәм җибәрүне; СМС һәм email аша хисап статусы һәм контроль органнардан хәбәрләрне; законнар базасы белән белешмә-хокукый сервисны; оешманың финанс анализын; тәүлек әйләнәсе хезмәттә һәм предмет өлкәсендә эшләү буенча ярдәм һәм консультацияләрне үз өченә ала.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, үзмәшгульләргә, физик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

МСП.РФ цифрлы платформасында сылтама (ссылке) буенча гариза бирергә.

Хезмәт һәм башка ярдәм чаралары буенча өстәмә мәгълүматны “Минем бизнес” үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.

Иң мөһим яңалыкларны  Мой бизнес | Республика Татарстан Telegram-каналында күзәтегез, шулай ук безне «Дзен» да укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International