Казанда Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының мәдәният көне узды

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Чүпрәлеләр Татарстан башкаласында бай күргәзмә оештырды.

Казанның «Московский» мәдәни үзәгендә Чүпрәле районының мәдәният көне узды. Чара «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында оештырылды.

Чүпрәлеләр Татарстан башкаласында районның Шәҗәрә һәм хезмәт династияләре күргәзмәсен, гаилә реликвияләре экспозициясен һәм оста һөнәрчеләр кулы белән эшләнгән декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрен күрсәттеләр. Шулай ук тәрәзә йөзлекләре күргәзмәсе дә оештырылды.

Фойеда кунаклар өчен төрле кул эшләре: чигү, набойка, туку, кәрзин үрү һәм сәйлән үрү буенча мастер-класслар үткәрелде.

Бәйрәмдә ТР Муниципаль берәмлекләре Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәм башка рәсми затлар, чакырылган кунаклар катнашты.

Чара районның үзешчән коллективлары һәм артистлары катнашында “Борынгы бабалар мирасы” театральләштерелгән концерт программасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International