Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсенә Батырлык ордены тапшырдылар

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Владислав Папушкин бу елның апрелендә һәлак булды.

2024 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы администраиясендә Папушкин Владислав Кимовичның гаиләсенә Батырлык Ордены (үлгәннән соң) тапшыру тантанасы булды.

Тантанада район башлыгы Марат Гафаров, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин катнашты. Бүләк Владиславның хатыны Светланага һәм аның балаларына тапшырылды.

- Без Геройларыбыз белән горурланабыз. Алар батыр кешеләр. Алар мәңге хәтердә, - диде Марат Ринатович.

Радик Төхфәтуллин да рәхмәт белдерде.

- Ир-ат үз Ватанын якларга тиеш. Владислав үз бурычын намус белән үтәде,-диде ул.

Бүләкләү тантанасында шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Яшь армиячеләр, оешма хезмәткәрләре катнашты.

Владислав Кимович Чуаш Шәйморзасы авылында туып үскән. Хатыны Светлана белән 5 бала үстерәләр.

Владислав хәрби хезмәткә контрактны үз теләге белән имзалаган. Бу елның апрелендә махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International