Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында яшәүче Шәмсеруй Садиеваны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Ул Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне.

2024 елның 12 октябрендә Чүпрәле районының Татар Бизнәсе авылында яшәүче Садеева Шәмсеруй Миңнебай кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

Юбилярга җылы сүзләрне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм авыл җирлеге башлыгы Рәфикъ Җамалетдинов җиткерделәр.

Кунаклар РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар. Исәнлек-саулык, гаилә җылысы теләделәр.

Шәмсеруй Миңнебай кызы Түбән Каракитә авылында туып үскән. Сугыштан кайткан авылдашына кияүгә чыга. Шәмсеруй апа 10 бала тапкан, шуларның дүртесе сабый чакта ук үлгән.

Ул колхозда эшләгән. Бүгенге көндә озын гомерле Шәмсеруй Миңнебай кызы кече кызы Әлфия белән Татар Бизнәсе авылында яши. Юбилярның 6 баласы, 18 оныгы, 36 оныкчыгы һәм оныгының оныклары үсеп киләләр. Кыскасы, ул бәхетле әби.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International