Иске Дуван башлангыч мәктәп-балалар бакчасында махсус хәрби операция сугышчылары истәлегенә мемориаль стенд ачылды

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Геройларга мәңгелек хәтер!

2024 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Дуван башлангыч мәктәп - балалар бакчасында “Йөрәкләрдә һәм хәтердә – мәңгелеккә. Махсус хәрби оперпация Геройлары” мемориаль стендын ачу тантанасы булды.

Чара махсус хәрби операциядә Ватан өчен гомерләрен биргән якташларыбыз - Ильин Геннадий, Горбунов Сергей, Мышов Андриян һәм Борисов Алексейга багышланган иде.

Мемориаль стендны ачуда Алешкин - Саплык авыл җирлеге Башлыгы Артемьев Петр Николаевич, мәктәп коллективы һәм һәлак булганнарның туганнары катнашты.

Тантаналы митингта туган җирне саклауның, илнең чын патриоты булуның, герой - якташларыбызны истә тотуның мөһимлеге турында сөйләштеләр.

“Безнең бурыч-үз гомерләрен кызганмыйча безне яклаучы егетләрнең истәлеген саклау”, - диде авыл җирлеге башлыгы.

Мәктәп директоры Татьяна Краснованың катнашучыларга мөрәҗәгате:

“Безнең егетләрнең исемнәре, Бөек Ватан сугышы Геройлары исемнәре кебек үк, рәхмәтле киләчәк буыннары хәтерендә мәңге сакланырга тиеш”.

Укучылар патриотизм турында шигырьләр укыдылар.

Мемориаль тактадан тукыманы салдыру хокукы әфганчы А.Э. Аббазов һәм Геннадий Ильинның олы абыйсы Б.А. Ильинга бирелде.

Катнашучылар метроном тавышы астында, башларын иеп, егетләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

Митинг азагында барысы да тере чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International