Чүпрәле районында «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне-2024» тантаналы чарасы узды

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Ватанга хезмәт итү-зур җаваплылык кына түгел, ә зур хөрмәт тә ул.

2024 елның 11 октябрендә район мәдәният йортында үз илен, йортын, туганнарын сакларга әзер булачак солдатлар өчен хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үткәрелде.

Меңләгән егетләр кебек үк, быел көзен кырыктан артык Чүпрәле егете Ватанга хезмәт итәргә китә. Аларга безнең чиксез ватаныбызның барлык төбәкләрендә диярлек хезмәт итәргә туры киләчәк.

Егетләрне армиягә озатырга, аларга үгет-нәсыйхәт әйтергә әти-әниләре, якыннары, дуслары, өлкән остазлары, шулай ук район җитәкчеләре җыелган иде.

Чараның тантаналы өлешен Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров ачып җибәрде һәм Чүпрәле егетләренә гражданлык бурычларын намус белән үтәүләрен теләде. Марат Ринатович шулай ук хезмәтнең һәр егеткә кирәклеген билгеләп үтте, чөнки ул характерларын тагын да чыныктырырга, аларны чын патриотлар, Ватанны саклаучылар итеп тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк, һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларга өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин билгеләп үткәнчә, Чүпрәле районыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар күп еллар дәвамында республикада иң яхшылардан санала, төрле частьләрдән командирлар егетләребезнең әти-әниләренә рәхмәт хатлары юллыйлар. Ул хәрби хезмәткә чакырылучыларга бу традицияләрне дәвам итүләрен, шулай ук кече ватаннарын онытмауларын, өйләренә ешрак үзләре турында хәбәрләр җибәрүләрен теләде.

Шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучыларны сәламләргә Чүпрәле районында әфганчылар советы рәисе Виктор Петухов һәм сугыш хәрәкәтләре ветераны, Чүпрәле районында «Щит Отечества» иҗтимагый оешмасы рәисе Даниил Ефимов чыкты.

Булачак сугышчыларга рухи үгет-нәсыйхәтләр һәм фатихалар белән район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм Чуаш Чүпрәле авылы храм настоятеле, протоиерей Дмитрий Байгушев мөрәҗәгать итте. Алар егетләргә фатиха бирделәр, ә щти-щнилщрне үз балаларына рухи ярдәм күрсәтергә һәм аларның имин хезмәтләре өчен дога кылырга чакырдылар.

Районның үзешчән артистлары, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, район мәдәният йорты каршындагы хореография һәм бию төркемнәрендә шөгыльләнүче балалар коллективлары залда концерт куйды.

Тантаналы өлештән соң хәрби хезмәткә чакырылучылар кунаклар белән бергә истәлек өчен фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International