Чүпрәлеләр Буа интернат-йортында яшәүче якташларыбыз янынды булып кайттылар

2024 елның 11 октябре, җомга

Өлкәннәрне хөрмәтләү дәвам итә.

2024 елның 10 октябрендә Буа интернат-йортында яшәүче якташларыбызга Чүпрәле районыннан кунаклар килде: Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Низамов Рамил Дамир улы, Яңа Әлмәле авыл җирлеге башлыгы Дружков Роберт Надир улы, Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Солдатов Артем Владимирович һәм Чүпрәле районының Көмеш волонтерлары тарафыннан концерт программасы белән пенсионерлар берлеге рәисе Азизова Дилүзә Миңнетулла кызы.  

Очрашу уңайлы дустанә шартларда узды. Кунаклар якташларын өлкәннәр көне белән котладылар, аларга бәхет, сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге теләделәр һәм һәр якташларына татлы күчтәнәчләр тапшырдылар.

Социаль хезмәтләр алучылар кунакларга рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә уңышлар теләделәр.

Соңыннан артистларның бәйрәмгә әзерләгән концертын бергәләп карадылар.

Бүгенге көндә Буа интернат - йортында Чүпрәледән 18 кеше яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International