Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында котлаулар дәвам итә.
Иске Ишле авылында яшәүче Мердеева Сатирә Шигап кызы 2024 елның 10 октябрендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров та килгән иде.
Сатира Шигап кызы гомере буе туган колхозында эшләгән. 12 яшеннән кырда, аннары фермада эшли, сугыштан соңгы елларда юллама буенча Казан, Воронеж шәһәрләренең сәнәгать предприятиеләрендә эшли.
Үзенең кешелекле сыйфатлары, хезмәт сөючәнлеге аркасында авылдашлары арасында һәрвакыт зур ихтирам казанды, җитәкчеләрнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, «Мактаулы колхозчы» исеменә ия булды.
Ире Әгъзәм белән өч бала үстерәләр. Бүген ул кече улы гаиләсе белән туган йортында яши. 90 яшь булуга карамастан, ул әле актив, өйдә булыша, үткәннәрне бик яхшы хәтерли.
- Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Туганнар һәм якыннар таяныч булсыннар, һәрвакыт җылылык һәм шатлык бүләк итсеннәр, аларның кайгыртуын һәм игътибарын тоеп яшәргә язсын,-дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Ринат улы озын гомерле Сатира Шигап кызын котлап.
Әниләренең юбилеена шәһәрдән балалары кайткан. Чәй эчкәндә балачак вакытлары, колхоздагы эшләр һәм иң якты мизгелләр искә төште.