Юбилярның 9 оныгы һәм 13 оныкчыгы.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Кече Чынлы авылында яшәүче Ркыя Миңнебай кызы Латыйпова 2024 елның 10 октябрендә үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Озын гомерле Ркыя Латыйпованың балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Кечкенәдән үк аңа өйдә күп эшләргә, хуҗалыкта, шулай ук колхоз кырында ярдәм итәргә туры килә. Юбиляр үзе сөйләвенчә, 4 сыйныф кына укыган, 5нче сыйныфка бармаган, 12 яшеннән эшли башлаган.
Ркыя Миңнебай кызы искә төшерүе буенча, сугыш елларында барлык яшь кызларны урманга эшкә озатканнар. Ул да алар арасында булган. Аларга җимерек юлдан 80 км җәяү барырга туры килгән. Кызлар барысы да чабата кигәннәр. Юбиляр сөйләвенчә, һәркемнең чабатасы өзелгән, аның берүзенең генә чабатасы өзелмәгән, чөнки әтисе үле сыер тиресеннән чабата табанын теккән, әтисенең осталыгы аркасында аның аяклары туңмаган һәм чыланмаган. Барлык кызлар белән бергә Ркыя Миңнебай кызына урман кисәргә туры килә.
Ә сугыштан соң ул гомер буе туган авылында хезмәт куя, аңа шикәр чөгендере дә игәргә, төрле эшләр башкарырга туры килә. Ул хезмәт ветераны, күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.
Ире белән алар алты бала тәрбиялиләр. Бүгенге көндә аның 9 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар. Аның бер кызы, улы һәм кызы гаиләләре белән туган авылында яши. Ике ул һәм өч кыз гаиләләре белән Ульяновск шәһәрендә яшиләр.
Авылдашлары әйтүенчә, юбилярның балалары-оныклары бик игелекле, эшчән. Туган авылында яшәүче балалары көненә берничә тапкыр әниләре һәм әбиләре янына киләләр, аңа һәрнәрсәдә ярдәм итәләр. Ә шәһәрдә яшәүче балалары атна саен әниләре янына килергә тырышалар, аны карыйлар, хуҗалык эшләрен үзләре башкаралар. Ркыя Миңнеба кызы үзе әйтүенчә, бүген ул иң бәхетле әни һәм әби.
Бүгенге көндә юбиляр туган авылында, үз йортында ялгызы гына яши. Ул йортын ташлап, балалары янына күченергә теләми, ләкин кышка балалары янына китә, ә язын яңадан өенә кайта.
Ркыя апа әле көчле, хәтере бик яхшы, барысын да вак-төяккә кадәр хәтерли. Юбиляр җәй буе үзе бакчада эшләргә тырыша. 2Менә шушы көннәрдә кышка тагын кишер чәчтем, иртә яздан тишелер дә көзгә мул уңыш булыр дип өметләнәм”, - ди юбиляр. Ркыя апа мөселман динен хөрмәт итә, көненә биш тапкыр намаз укый.
Балалар әниләре өчен өйдә бөтен уңайлыклар тудырганнар. Ул заманча әби дә, телевизор карый, бик пөхтә һәм чиста. "Мин Бөек Ватан сугышы елларын кичердем, улым Әфган сугышында катнашты, һәм бүген дөньяда тыныч түгел. Җир йөзендә тизрәк тынычлык урнашсын иде", - ди юбиляр.
Ул язмышына һәм балаларына рәхмәтле. Алар барысы да бу тормышта дөрес юл тапканнар, белем алганнар, лаеклы һәм намуслы эшләгәннәр. Үз үрнәкләрендә балаларын, оныкларын тәрбияләгәннәр.
Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов котладылар. Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау открыткасы, истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырып, алар Ркыя апага ныклы сәламәтлек, туганнарының һәм якыннарының игътибарын тоеп яшәвен теләделәр.
Аның туган көненә балалары, оныклары, туганнары һәм якыннары килгән.
Ркыя Миңнебай кызы кунакларга бик шат булды, аларга үзенең шигырен укыды, онытмаулары, котлаулары өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерде.