Йортның фасадларында мемориаль такталар, мәктәптә мемориаль почмак ачылды, «Батырлык» ордены тапшырылды.
2024 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Түбән Каракитә авылында хәрби операциядә һәлак булучылар истәлегенә мемориаль такта ачылды. Аларны Ватанны саклаучылар Идрисов Шәүкәт Шамил улы һәм Ладыжников Роман Анатольевич яшәгән йортларның фасадларына урнаштырдылар.
Тантанада Татарстан Республикасының Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасының Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, җирле хакимият вәкилләре, геройларның туганнары һәм якыннары, укучылар, «Форпост» отряды, авыл халкы катнашты.
Исегезгә төшерәбез, әлеге ачылыш «Форпост» алган «Алар безнең йөрәкләрдә» проекты гранты кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте муниципаль автономияле һәм бюджет учреждениеләренең яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга чыгымнарын финанс белән тәэмин итүгә субсидияләр рәвешендә узды.
- Ватанны саклау һәр гражданның изге бурычы булып тора. Без үз тарихыбызны истә тотарга, илебезнең бәйсезлеген яклаучыларны искә алырга тиеш. Мондый истәлек такталары үлемсез батырлык кылган геройларны һәр кеше белсен өчен бөтен һәлак булган сугышчыларның йортында урнаштырылачак, - дип ассызыклады район башлыгы Марат Гафаров.
Мемориаль такталар ачылганнан соң, чарада катнашучылар Марс урта мәктәбенә киттеләр, монда Идрисов Шәүкәт Шамил улы истәлегенә мемориаль почмак булдырылды, шулай ук «Батырлык» ордены сугышчының туганнарына тапшырылды.
«Батырлык» орденын тапшыру тантанасында чыгыш ясаучылар Шәүкәт Шамил улының каһарманлыгын һәм батырлыгын билгеләп үттеләр, Ватанны лаеклы саклаучы итеп тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
“Без геройларыбызны мәңге истә тотачакбыз, алар безнең йөрәкләрдә яшәячәк”, - дип әйтелде.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында һәлак булган хәрбиләрнең истәлеген мәңгеләштерү чараларына аерым игътибар бирелә.