Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында махсус хәрби операциядә катнашучы Ренат Миначевның истәлеген мәңгеләштерделәр

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 9 октябрендә Чүпрәле районының Зур Чынлы авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Ренат Миначевның истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган тантаналы чара узды.

Миначев Ренат Равил улы 1983 елның 2 августында Чүпрәле районының Зур Чынлы авылында туа. Равил Рифкать улы һәм Гөлшат Абдулла кызы Миначевларның күп балалы гаиләләрендә ул беренче бала була.

1989-2000 елларда Ренат Зур Чынлы урта мәктәбендә укый. 11 сыйныфны тәмамлагач, Казан төзелеш көллиятенә укырга керә.

2003 елда Россия Кораллы Көчләре сафларына алына. 2074 нче чик буе "Кольцово" хәрби частендә хезмәт иткән. 2004 елдан 2006 елга кадәр РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең чик буе хезмәтендә контракт буенча хезмәт итә.

2006-2009 елларда Ренат Равил улы Казан шәһәре буенча 2нче батальонның милиционер-кинологы булып эшли.

2008 елның 18 мартыннан 10 сентябренә кадәр Төньяк Кавказ төбәге территориясендә хокук тәртибен һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итү чараларында катнаша. Югары профессиональлеге һәм кыюлыгы өчен Ренат медальләр белән бүләкләнгән:

- «Кавказдагы хезмәте өчен» медале белән;

- «Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы» медале белән;

- «Кавказдагы террорчылыкка каршы операциядә катнашучы» медале белән;

- «Жуков» медале белән;

- «Сугышчан бердәмлекне ныгыткан өчен» медале белән.

2022 елның 7 октябрендә Миначев Ренат Равил улы үз теләге белән «Алга» батальоны сафларында махсус хәрби операция зонасына китә.

Өлкән укчы, старшина Миначев Ренат Равилевич 2023 елның 6 февралендә хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак була. Ул хәрби бурычын намус һәм кыюлык белән үти, ахырга кадәр хәрби антына тугры кала. Аңа 39 яшь иде.

РФ Президенты В.В. Путин Указы белән Миначев Ренат Равил улы үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Һәлак булган герой яшәгән йортта мемориаль тактаны ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вилданов, «Форпост» директоры Альберт Сөләйманов, Ренат Равилевичның дуслары, гаиләсе һәм остазлары катнашты.

Алга таба Зур Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә герой истәлегенә мәктәп мемориалы ачылды. Чара истәлекләр белән тулы иде, анда шәхси әйберләр, геройның бүләкләре, фотосурәтләр, альбомнар һәм башкалар җыелган иде.

Исегезгә төшерәбез, әлеге чара 2024 елга яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Алар безнең йөрәкләрдә» грантын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Проектны Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында "Форпост" гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International