Түгәрәк өстәл: Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында гаилә кыйммәтләре һәм абортларның зыяны турында сөйләделәр

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Чара йөкле хатыннар көне Гаилә елы кысаларында да узды.

«Плюс один» абортларны комплекслы профилактикалау проекты кысаларында бүген, 2024 елның 8 октябрендә, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Созидание» яшьләр-яшүсмерләр клубында «Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау» дигән түгәрәк өстәл узды. Исегезгә төшерәбез, 2024 ел безнең илдә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Әлеге чара Гаилә елы кысаларында да узды.

Түгәрәк өстәл эшендә «Гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау үзәге» «Умиление» коммерцияле булмаган автоном оешмасы вице-президенты Аида Фиогбе, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов, район үзәк хастаханәсенең акушер-гинекологы, район мәгариф, социаль яклау бүлекләре, яшьләр эшләре, туризм һәм спорт бүлеге, опека һәм попечительлек, граждан хәле актларын теркәү идарәсе вәкилләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр һәм башкалар.

Түгәрәк өстәлдә «Ана һәм балачакка карата районның социаль сәясәте», «Җаваплы ата — ана-гаилә тәрбиясе турында», «Халыкта әхлакый кыйммәтләр формалаштыру буенча дини оешмалар эшчәнлеге», яшүсмерләр арасында йөклелекне кисәтү, мәктәпләрдә яшүсмерләрдә әхлакый кыйммәтләр формалаштыру буенча просция-агарту эше кебек темалар киң тикшерелде.

Үзенең чыгышы вакытында Аида Фиогбе 2018 елның 1 ноябреннән 2019 елның 1 ноябренә кадәр гамәлгә ашырылган «Татарстан тормыш өчен» туучыларга ярдәм итү төбәк программасы турында сөйләде. Аида Владимировна билгеләп үткәнчә, Татарстан «Плюс один в 2020 г.» абортларны комплекслы профилактикалау проектының сынау төбәге булды. «Плюс один» проекты кысаларында 1056 медицина хезмәткәре өчен гинекологлар һәм психологларның команда эше буенча 59 семинар үткәрелде. Проект кысаларында елга ике тапкыр йөкле хатыннар көне уза, бу 7 октябрь һәм 7 апрель. 

Аида Владимир кызы шулай ук барысының да игътибарын яшь буын белән профилактик агарту эшчәнлегенә, асоциаль гаиләләр белән эшләүгә юнәлтте, «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре» темасына лекция-әңгәмә оештырырга тәкъдим итте. Ул шулай ук кризислы йөкле һәм балигъ булмаган йөкле хатыннарга ярдәм, йөкле хатыннарга медицина күрсәтмәләре вакытында ярдәм күрсәтү турында сөйләде. 

— Безнең уртак бурычыбыз - йөкле хатын нинди генә авыр хәлдә булмасын, булачак һәр баланың гомерен саклап калу, - диде Аида Владимир кызы түгәрәк өстәл вакытында.

Чарада катнашучылар абортларны профилактикалау буенча «Умиление» «Гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасыннан чыккан инициативаларга үз теләкләрен белдерделәр.

Түгәрәк өстәлдән соң районның яшь йөкле хатын-кызлары белән очрашу оештырылды. 
Авырлы хатын-кызлар белән очрашуда «Чүпрәле үзәк район хастаханәсе» ДАССОның акушер-гинекологы Гүзәл Гайфуллина «Сәламәт гаилә — сәламәт балалар» темасы буенча чыгыш ясады. 

- Баланың гаиләдә тууы - ул һәрвакыт шатлыклы вакыйга. Булачак баланың сәламәтлеге нигезе булачак ата-ананың, бигрәк тә ананың сәламәтлеге торышына бәйле, - дип билгеләп үтте Гүзәл Нәҗип кызы үзенең чыгышында һәм булачак аналарга сәламәтлек, сабырлык, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, йөклелек вакытында һәм аннан соң тулы медицина тикшерүе, гаиләдә яхшы мөнәсәбәтләр һәм сәламәт сабыйлар теләде. 

Ә чара азагында барлык яшь йөкле хатын-кызларга «Гаилә, ана һәм балачакны яклау үзәге» «Умиление» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан бүләкләр тапшырылды. 

«Кризислы» йөклелек мәсьәләләре буенча Кайнар линия номеры, анда һәр хатын-кыз бушлай мөрәҗәгать итә ала: +78001004877.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International