Чүпрәле районында йөзү буенча районара беренчелек узды

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

5 октябрьдә Гаилә елы кысаларында йөзү буенча районара беренчелек булды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән яшьләр бүлеге начальнигы Руслан Расых улы Вилданов мөрәҗәгать итте. Ул спортчыларга уңышлар теләде.

Ярышларда Буа, Тәтеш шәһәрләреннән, Шомырша төркемнәре, шулай ук Чүпрәле районының спорт мәктәбе укучылары катнашты.

Киеренке көрәшләрдән соң җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде, алар мактау пьедесталына күтәрелделәр, лаеклы медальләр һәм грамоталар алдылар.

Ярышлар кысаларында йөзү буенча ГТО нормативлары үтәлде.Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Спорт-тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International