«Артек» халыкара балалар үзәгендә мәктәп укучылары арасында IX Бөтенроссия ГТО фестивале финалы дәвам итә
Чарага илнең 47 төбәгеннән 376 алтын билгесе ияләре җыелды. Сайлап алу ярышларында 200 меңнән артык укучы катнашты. Катнашучыларга сәламләү сүзендә Россия спорт министры Михаил Дегтярев яшь физкультурачыларны фестиваль ачылу белән котлады:
Россия Президенты Владимир Владимирович Путин билгеләп үткәнчә,“ГТО нормалары ярыш характерында булырга тиеш”. Мәктәп укучылары арасындагы Фестиваль-яшь физкультурачылар өчен үзләренең иң яхшы спорт сыйфатларын күрсәтү өчен менә дигән мәйданчык ул. Сайлап алу ярышларында ГТО комплексы билгесе ияләре булган 200 меңнән артык кеше катнашты, ә иң яхшылары легендар «Артек»та фестиваль финалында чыгыш ясау хокукына ия булды. Ышанам, сез монда югары нәтиҗәләргә ирешерсез һәм яңа дуслар табарсыз. Физик культура һәм спорт һәр һәр башлаган эшегездә дә ярдәмчегез булсын. Барыгызга да ышаныч, өмет һәм мәхәббәт телим. Россиягә һәм спортка мәхәббәт - безне берләштерә!»