Елена Федоровна 9 бала үстергән.
1 октябрь-Өлкәннәр көнендә Чүпрәле районының Кече Аксу авылында яшәүче Мердюкова Елена Федоровна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Тыл хезмәтчәнен, хезмәт ветеранын бу истәлекле көн белән котларга Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәм Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Артем Солдатов килде.
Марат Ринатович Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның җылы котлау сүзләре һәм Рәхмәт хатлары белән открытка, шулай ук истәлекле бүләк тапшырды. Ул аңа күңел күтәренкелеге, тынычлык, иминлек, күңел җылысы, нык сәламәтлек, туганнарының һәм якыннарының игътибарын тоеп яшәвен теләде. Күпьеллык фидакарь һәм намуслы хезмәте өчен олы рәхмәтен белдерде.
Елена Федоровна 9 бала үстергән. Алар барысы да туган җирләрендә эшләгәннәр һәм эшлиләр. Юбилярның 23 оныгы, 33 оныкчыгы һәм ике оныгының оныгы.