Чүпрәле районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр көне - безгә чиксез кадерле кешеләр - әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз көне.

2024 елның 1 октябрендә район мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Ветераннарны район башлыгы Марат Гафаров һәм Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов тәбрикләделәр.

Алар барысын да бәйрәм белән котладылар, хөрмәтле ветераннарга нык сәламәтлек һәм уңышлар, якыннарының игътибарын тоеп яшәүләрен теләделәр, Ватаныбыз һәм районыбыз хакына бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Аннан сон Марат Гафаров һәм Альберт Хәйретдинов ветераннарга бүләкләр тапшырдылар.

Фиркать Сабир улы Җәлалов ТР ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы республика советы президиумының «Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнде.

Актив тормыш позициясе өчен Абдулхарис Абдулхак улы Алимовка «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе тапшырылды.

Вера Александровна Азизова ТР ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Күпьеллык җәмәгать эшчәнлеге өчен Фаридон Гельфан улы Хафизов ТР ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шулай ук Нурислям Шагиәхмәт улы Алиуллин, Илхам Заир улы Закиров, Тәлгать Ади улы Исхаков, Резидә Каюм кызы Кәлимуллина, Нина Феофановна Матросова, Фирүзә Гәреевна Морасова, Юрий Михайлович Порфирьев, Гөлсирә Кәримулла кызы Раимова, Илгиз Сафиулла улы Сәлахов “Татарстан Республикасы Чүпрәле районы оешуга 90 ел” истәлекле медале белән бүләкләнделәр. 80 яшен тутырган Гөлсирә Кәримулла кызы Раимовага һәм Виктор Павлович Лухмановка туган көннәре уңаеннан бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International