Акция Халыкара өлкәннәр көне кысаларында узды.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының сугыш хәрәкәтләре ветераннары “Әниләребезгә теләктәшлек итегез!” традицион 5 акцияне үткәрделәр.
Бу акция барлык әниләргә, Өлкәннәр көненә багышлана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акция уңышлы узды. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы активистлары акция барышында Әфганстанда, Чечняда һәм махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның әти-әниләренә бодай ташыдылар.
- Бу матур көзге көндә барлык КФХ җитәкчеләренә һәм Чүпрәле районы авыл җирлекләре җитәкчеләренә матди ярдәм күрсәткәннәре өчен җылы сүзләр, рәхмәт әйтәсе килә. Бу акция шулай ук Ватаныбызны саклаучыларның барлык буыннары батырлыгына хөрмәт күрсәтү. Билгеләп үтәсе һәм рәхмәт әйтәсе килә: Альфред Хәйруллинн танк гаскәрләре көненә Әфганстанда, Чечняда һәм махсус һәрби операциядә һәлак булганнарның барлык әти-әниләренә 5кг алма биргән. Наилә Нуруллова һәр елны үзенең кечкенә пенсиясеннән Әфганстанда, Чечняда һәлак булганнарның гаиләләренә бүләкләр тапшыра. КФХ җитәкчесе Лысов Владимир Анатольевич узган ел 10 тонна арпа биргән һәм быел да читтә калмаган. Ул шулай ук бадминтон буенча спорт ярышларын да финанслый. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы өчен пулялы ату буенча кубок сатып алган, берничә тапкыр махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм җибәрүдә ярдәм иткән. «Кеше яхшылык эшли икән, яхшылык икеләтә әйләнеп кайта» дигән мәкаль бар. Сезнең амбарларыгыз киләсе елда да бодай белән тулып торсын. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим. Һәлак булганнарның әти-әниләренә матди ярдәм өчен барыгызга да рәхмәт, - дип билгеләп үтте сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе Виктор Петухов.