2024 елның 28 сентябрендә тыл хезмәтчәне, Түбән Каракитә авылында яшәүче Рушания Хәйретдин кызы Ханзярованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Бу көнне ул Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Җамалетдинов исеменнән җылы котлау сүзләре кабул итте. Кунаклар ветеранны юбилее белән котладылар, юбилярга Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау открыткасы, бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.
Рушания Хәйретдинова ТАССРның Чүпрәле районы Татар Саплыгы авылында туа. Аның балачагы сугыш елларында уза. Сугыш башланганда аңа әле 7 яшь тә булмаган. Аның әтисен фронтка алмыйлар, әмма ике абыйсы сугышка китә. Абыйларының берсе сугышта һәлак була, ә икенчесенә исән-сау фронттан кайтырга насыйп була. Рушания апага да сугыш елларында җиңел булмый. Алар кычыткан җыйганнар, әнисе кычытканнан шулпа пешергән.
- Минем әти белән әнием бик тырыш иделәр, иртәдән алып төн уртасына кадәр колхозда эшләделәр, аннары хуҗалыкта эшләделәр, барысы белән бергә Җиңүне мөмкин кадәр тизрәк якынайтырга тырыштылар. Безне хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәре, авырлыклардан курыкмаганнары, сугышның ач елларында гомеребезне саклап кала алганнары өчен мин аларга бик рәхмәтлемен,-дип билгеләп үтә Рушания апа.
Ул Түбән Каракитә авылында туып үскән Имаметдин Зартдин улына кияүгә чыга. Ире Имаметдин Зартдин улы белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның барысына да лаеклы белем алырга һәм бу тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Ире белән икесе дә «Йолдыз» колхозында эшлиләр. Кызганычка каршы, Рушания апаның тормыш иптәше моннан 29 ел элек вафат була.
Хәзерге вакытта Рушания апаның кызы Сания Башкортстанда яши, улы Иршат Ульяновск шәһәрендә, улы Зөфәр туган авылы Түбән Каракитәдә яши. Ә Рушания апа үз йортында улы Җәгъфәр белән яши.
Рушания апаны балалары кайгыртып яши, ул бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел.
Рушания апа мөселман динен хөрмәт итә, көненә биш тапкыр намаз укый. Балалары да, әнисеннән үрнәк алып, намазга басканнар. Юбилей көнендә Рушания апа барлык туганнарын, авылдашларын, дус кызларын, балаларын һәм оныкларын Бәйрәм табынына чакырган, анда догалар, сүрәләр, ясин һәм Коръән укылган.
Рушания Хәйретдин кызын бала чакта язмыш иркәләмәсә дә, ул тормыштан зарланмый, һәр көнне рәхмәт әйтеп кабул итә.
- 90 яшькә кадәр-хыялланмаган да яшькә кадәр яшәдем! Әйләнә - тирәмдә шундый яхшы кешеләр булуына күңелем сөенә, барыгызга да зур рәхмәт, - диде юбилярша, кунакларны озатканда.