Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Кече Чынлы авылында яшәүче Наҗия Хәбибулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Юбилярның 12 оныгы һәм 8 оныкчыгы

2024 елның 28 сентябрендә, өлкәннәр көне алдыннан, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Кече Чынлы авылында яшәүче Наҗия Хәбибулла кызы Хөсәенова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне ул Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗановтан, Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитовтан җылы котлау сүзләре кабул итте. Кунаклар ветеранны юбилее белән котладылар, юбилярга Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау открыткасы, бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләделәр.

Наҗия Хәбибулла кызының бөтен тормышы авыл белән тыгыз бәйләнгән. Ул 4 сыйныфны тәмамлый. Алга таба ул укый алмый, мөмкинлеге булмый, чөнки вакытлар авыр була, Бөек Ватан сугышы барган вакыт. Әтисен фронтка алалар, ул сугышта һәлак була, 1943 елда Белоруссиядә җирләнә. Балачактан ук, 10 яшеннән кырда эшли башлый, башак җыярга булыша. Ул вакытта аңа кайда гына эшләргә туры килми иде. Үзенә тапшырылган барлык эшләрне ул намус белән башкара.

Ришат Хәсән улына кияүгә чыга, алар бергә 65 ел гомер итәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Алар үзләренең барлык балаларына югары белем алырга һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Наҗия апа гомер буе колхозда төрле эшләрдә, чөгендер үстерүдә эшли.

Наҗия Хәбибулла кызына тормышта бәхет тә, хәсрәт тә кичерергә туры килә. Ул ике улын җирли, берсенә 37 яшь, ә икенчесенә-46 яшь. 2022 елда аның ире дә вафат була. Хәзерге вакытта аның өч кызы төрле шәһәрләрдә яши. Бүген Наҗия апаның 12 оныгы, 8 оныкчыгы бар.

Наҗия апа үз өендә ялгызы гына яшәсә дә, ул ялгыз түгел. Аны Социаль хезмәткәр Альбина карый. Әниләре, әбиләре янына еш кына балалары, оныклары да килергә тырышалар. Наҗия апаның авылдашлары әйтүенчә, балалары, оныклары бик игелекле, эшчән. Атна саен кайталар, хуҗалык эшләрен үзләре эшләргә тырышалар. Ул бүген иң бәхетле әни һәм әби.

Наҗия апа йортын калдырып балалары янына күченеп китәргә теләми. Ел саен Наҗия апа, яшь чагындагы кебек, бәрәңге, кыяр, помидор утырта. Ә быел яшь тавыклар сатып алган. “Өемдә әйбәт, кышын балаларымда яшим, ә язын авылга кайтасым килә”, - ди юбилярша.

Олы яшьтә булуына карамастан, ул үзен бик яхшы хис итә, көч белән тулы һәм барысын да вак-төяккә кадәр хәтерли. Йортта ул үзе шөгыльләнә, барысын да үз куллары белән эшли, ул бик яхшы хуҗабикә, әйбәт пешерә. Кызлары әйтүенчә, алар кайтканда ул хәтта өйдә икмәк тә пешерә.

Кунакларны да ул ишек төбендә үк каршы алды. Юбилярның үзе әйтүенчә, аның күзләре әле яхшы күрә, гәрчә аңа мәктәптә озак укырга туры килмәсә дә, ул яза да, укый да белә. Ул балаларына, күршеләренә бик рәхмәтле.

Наҗия Хәбибулла кызы кунакларның килүенә бик шат иде һәм аларга онытмаганнары өчен бик зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.

- Барис Аппаувич та безне-ветераннарны онытмый, кичә «Чынлы» ҖЧҖ исеменнән миңа бик күп бүләкләр китерделәр, анда ярма да, шикәр комы да, 10 килограммлы он да, чәй дә, тәм-томнар да бар иде. Юбилей һәм якынлашып килүче өлкәннәр көне белән котладылар, -диде Наҗия Хәбибулла кызы.

Юбилей көнендә дә Наҗия апага балалары һәм оныклары килеп, әниләрен, әбиләрен юбилее белән котладылар, сәламәтлек, озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International