«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында җитештерү бизнесы продукциясен сату базарларын киңәйтү максатында 10 октябрьдә «СИБУР» ҖЧҖ Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә Тәэмин итүче көнен үткәрәчәк.
Татарстан Икътисад министрлыгы мәгълүматы буенча, кече һәм урта бизнесны эре җитештерү предприятиеләре һәм федераль ритейлерлар белән кооперацияләү өчен 2023-2024 елларда 7 Тәэмин итүче көне үткәрелгән. Анда төзелеш, машина төзелеше, нефть химиясе һәм сәүдә өлкәләрендәге 21 эре предприятие һәм 1250 артык катнашучы – КУЭ субъектлары катнашкан. Чаралар нәтиҗәсендә 300 эшкуар 2 млрд.сумлык контрактлар белән эре бизнесны тәэмин итүчеләр булган инде.
Очрашуда «СИБУР» ҖЧҖ вәкилләре үз тәэмин итүчеләренә таләпләр белдерәчәк, катнашучы предприятиеләрнең компанияләр ихтыяҗларын ябу өчен потенциаль тәэмин итүчеләр буларак чыгыш ясау тәкъдимнәрен караячаклар. Предприятиеләргә кызыксындырган мәсьәләләр турында шәхсән фикер алышу һәм 5 юнәлеш буенча үз продукциясен B2B очрашуларында тәкъдим итү мөмкинлеге биреләчәк:
· җиһазлар һәм материаллар сатып алу,
· инвестиция проектлары өчен сатып алулар,
· химик продукция, чимал, савытлар һәм төргәкләр сатып алу,
· технологик бәйсезлек һәм импортны алмаштыру,
· ИТ-җиһазлар һәм программа тәэминаты сатып алу.
Чараның программасы белән https://dp.compot.dev сылтамасы буенча танышырга һәм теркәлү узарга мөмкин.
Очрашу Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узачак: Казан шәһәре, Спартак ур., 2 йорт. Чарага 2024 елның 7 октябренә кадәр теркәлгән катнашучылар керә ала.