Автоном янгын хәбәрчесе күпләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Автоном янгын хәбәрчесен Чүпрәле районының 114 нче янгын-коткару часте бинасында, икенче катта, ВДПО бүлегендә сатып алырга мөмкин.

Янгыннарда кешеләр еш очракта угар газы һәм яну продуктлары белән агуланып үлә.

Кешеләрнең янгыннан үлемен кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе булып автоном янгын хәбәрчесе санала. Бу җайланма төтенгә яну стадиясендә үк реакция ясый, ул вакытта утны якындагы әйберләр белән сүндерергә мөмкин.

Автоном янгын хәбәрчесе янгын сигнализациясенең махсус линияләрен салуны һәм өстәмә җиһазлар куллануны таләп итми. Елына ким дигәндә бер тапкыр батареяларны алыштырырга кирәк. Һәм вакыт-вакыт, ким дигәндә ярты елга бер тапкыр, аңа утырган тузан ялган эшләтеп җибәрүләрне булдырмас өчен, камераны тузан суырткычы белән чистартырга икирәк.

- Бинада янгын чыккан вакытта автономияле янгын хәбәрчесе каты сигнал бирә, шуңа күрә өйдәгеләрнең игътибарын җәлеп итә, хәтта йоклаучыларны уятырга да сәләтле, - дип билгеләп үтә Чүпрәле районындагы ВДПО рәисе Андриян Артемьев.

Андриян Артемьев билгеләп үткәнчә, янгын хәбәрчесе һавадагы төтен концентрациясенә җавап бирә, шуңа күрә янгын хәбәрчесен төтен бөтен фатирга таралгач түгел ә януның беренче минутларында эшләсен өчен һәр бүлмәдә һәм коридорда түшәмгә урнаштыру бик мөһим. Приборны вентиляция һәм кондиционерлардан ераграк урнаштырырга кирәк, ә пешергәндә ялган эшләтеп җибәрмәс өчен кухняда урнаштырганда плитәдән ераклыкны исәпкә алырга кирәк.

- Янгын хәбәрчеләрен бездән сатып алырга мөмкин, алар бездә бар. Янгын хәбәрчесен урнаштыру кыен түгел, кирәк булганда үзебез дә килеп урнаштыра алабыз,-дип билгеләп үтә Андриян Артемьев.

Автоном янгын хәбәрчесен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бинасында (114 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге), 2 нче катта ВДПО бүлегендә, Иске Чүпрәле авылы, Сәйфихан Нәфиев урамы, 21 нче йорт адресы буенча алырга мөмкин. Шулай ук биредә янгынга каршы билгеләр, янгын сүндергечләр, эвакуацияләүнең янгынга каршы планны һәм янгын сүндерү-техник коралын сатып алырга мөмкин.   

Янгын вакытында 101 яки 112 шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International