24 сентябрьдән 27 октябрьгә кадәр бишенче тапкыр «Имин юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы узачак. Онлайн-олимпиада 1-9 сыйныф укучыларының юл йөрү кагыйдәләрен белүен арттырырга ярдәм итә. Куркынычсыз юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү мөһим. Кагыйдәләрне балачактан ук үзләштерергә кирәк.
Катнашу өчен махсус белемнәр кирәкми, үз көчеңне сынап карау һәм куркынычсыз юл хәрәкәте кагыйдәләре турында күбрәк белергә теләү дә җитә. Олимпиадага 24 сентябрьдән 27 октябрьгә кадәр кушылырга мөмкин.
Биремнәрне үтәгәндә, балалар, юлны ничек аркылы чыгарга һәм маршрут транспортын кайда көтәргә, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементлар кулланырга, транспорт мохитендә ничек ориентлашырга һәм куркыныч хәлләрне ничек анализларга кирәк икәнлеген аңлаячаклар.
«Балалар иминлеге-безнең төп өстенлекләрнең берсе. Бу юнәлештә «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча бөтен ил буенча мәктәпләргә һәм башка мәгариф учреждениеләренә маршрутларны яңарту буенча комплекслы эш алып барабыз, шул ук вакытта күп нәрсә эшләнгән инде. Шулай ук юл хәрәкәте һәм юлларда үз-үзеңне тоту турында белемнәр дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чараларга аерым игътибар бирәбез. Шул исәптән милли проект кысаларында ел саен «Имин юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы үткәрелә, анда укучылар үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен ныгыта ала. Дүрт ел эчендә 15 миллионнан артык катнашучы юл йөрү кагыйдәләре белемен тикшерде», - дип хәбәр итте РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.
Олимпиадада катнашу түләүсез нигездә Учи.ру белем бирү платформасында уза. Биремнәрне үтү өчен онлайн-платформада теркәлергә һәм шәхси кабинеттан олимпиада битенә күчәргә кирәк. Биремнәрне өй шартларында ата-аналар катнашында башкарып була. Теманы ачыкларга 1-9 сыйныфлар өчен «Имин юллар» онлайн-олимпиадасы ярдәм итәчәк: ССЫЛКА.
Олимпиада биремнәрендә җәяүлеләр кичүләрендә һәм транспортта да, шулай ук шәхси мобильлек чараларын кулланганда да үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренә басым ясала-узган ел бу темалар мәктәп укучылары өчен иң катлаулысы булып чыкты.
Олимпиада турында күбрәк мәгълүмат национальныепроекты.рф сайтында https://cloud.nationalpriority.ru/sh/XRn сылтамасында