«ГТО белән 1нче сыйныфка» республика онлайн акциясенең җиңүчеләре ачыкланды

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Видеороликлар конкурсының муниципаль этабы 2 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр барды. Иң яхшы видеороликлар республика этабында 14-20 сентябрьдә көрәшне дәвам итте. Конкурста җиңүчеләрнең берсе очраклы саннар генераторы ярдәмендә Балтач муниципаль районы булды. Судьялар коллегиясе тарафыннан җиңүчеләр Азнакай муниципаль районы һәм Актаныш муниципаль районы. ВКонтакте социаль челтәрендә лайклар саны буенча Спас муниципаль районы җиңү яулады (1500дән артык лайк). Җиңүчеләр арасында безнең районнан 1нче номерлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Вилданов Илшатның видеоролигы да бар.

Республика этабында җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар һәм ГТО символикасы төшерелгән сувенир продукция алачак.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International