Чара кысаларында ГТО комплексы мобиль мәйданчыгы оештырылды. Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
2024 елның 21 сентябрендә районның яңа чаңгы базасы территориясендә «Татарстан кроссы - 2024» республика массакүләм ярышлары узды.
Чараны ачу вакытында «ГТО белән 1нче сыйныфка» республика онлайн акциясенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр районда «ГТО белән 1нче сыйныфка» республика онлайн акциясенең муниципаль этабы узды.
Ә акциянең республика этабы 2024 елның 14 сентябреннән 20 сентябренә кадәр узды.
Конкурс йомгаклары буенча муниципаль этап җиңүчеләре булып 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем мәктәбе укучысы Илшат Вилданов, 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем мәктәбе укучысы Аделя Насыбуллина, Чуваш Чүпрәле урта гомуми белем мәктәбе укучысы Ксения Хрисанова танылды. Аларга Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.