Чарада барлык теләге булучылар катнашты.
2024 елның 21 сентябрендә районның яңа чаңгы базасы территориясендә «Татарстан кроссы-2024» республика массакүләм ярышлары узды.
«Татарстан кроссы - 2024» ярышлары кысаларында ГТО нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырылды, анда теләге булган һәркем катнаша алды.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.