Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТОның алтын билгеләре тапшырылды

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

2024 елның 21 сентябрендә «Татарстан кроссы-2024» республика массакүләм ярышлары вакытында районның яңа чаңгы базасы территориясендә ГТО комплексының алтын билгеләре ияләрен бүләкләү булды. Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Республика елдан-ел Россия төбәкләре арасында ГТО комплексында катнашучылар саны буенча да, отличие билгеләре саны буенча да лидер позициясен саклап кала. Татарстан Республикасы авыл муниципаль берәмлекләре арасында 2023 елдагы эш йомгаклары буенча безнең район «ГТО алдынгысы «Күчмә байрагы» алды.

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов ГТО комплексының алтын билгеләрен тапшырды:

• Зур Аксу урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Егор Искендеровка;

• 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Данис Исхаковка;

• Башкарма комитет йөртүчесе Даниф Шәрәфетдиновка;

• Зур Аксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең физик культура укытучысы Валерий Юмановка.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International