2024 ел башыннан республикада яшәүче 7 331 кеше Россия Социаль фонды бүлегеннән шифаханә-курорт дәвалануына юллама алды.
Мондый ярдәм алу хокукына инвалидлыгы булган кешеләр, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, «Житель Блокадного Ленинграда», «Житель осажденного Севастополя», «Житель осажденного Сталинграда» билгеләре белән бүләкләнгән гражданнар, һәлак булган (вафат булган) сугыш инвалидларының гаилә әгъзалары, Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәсендә радиация йогынтысына дучар булган гражданнар, шулай ук Семипалатинск полигонында атом-төш сынаулары нәтиҗәсендә, һәм боларга тиңләштерелгән гражданнар ия.
"Медицина күрсәткечләре булганда путевкалар санаторий-курорт дәвалану өлешендә Социаль хезмәтләр җыелмасын саклап калган ташламалы категорияле гражданнарга бирелә. Бу очракта гражданинга юллама белән бер үк вакытта дәвалану урынына бушлай бару һәм кайту өчен махсус талоннар яисә исемле юлламалар бирелә. Моннан тыш, I төркем инвалид гражданнарны һәм инвалид балаларны озатучылар дәвалану урынына һәм кире кайту өчен түләүсез юл белән тәэмин ителә", - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Юллама алу өчен, 070/у белешмәсен сорап, медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә һәм Дәүләт хезмәтләре порталында, Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә, шулай ук почта аша юллама бирергә кирәк.