Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының утыз тугызынчы утырышы чакырыла

2024 елның 20 сентябре, җомга

Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә, Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2024 елның 16 сентябрендәге 24 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының утыз тугызынчы утырышы чакырыла.

Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелә:

1) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2023 елның 14 декабрендәге 33/2 номерлы «2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында.

2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Шәйморза авыл җирлегенең Генераль планын раслау турында.

3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Яңа Әлмәле авыл җирлегенең Генераль планын әзерләү зарурлыгы булмау турында.

4) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе турында.

5) Төрле.

Район Советы утырышы 2024 елның 26 сентябрендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International