Акция видеороликлар конкурсы форматында үткәрелде. Анда беренче сыйныф укучылары катнашты.
🏆 Конкурта җиңүчеләр:
▫ ️Илшат Вилданов - 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы;
▫ Аделя Насыбуллина - 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы;
▫ Ксения Хрисанова - Чуваш-Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 сыйныф укучысы.
🤝 Бүләкләү 21 сентябрьдә «Татарстан кроссы-2024» республика массакүләм ярышларын ачу тантанасында булачак.
Җиңүчеләр дипломнар һәм ГТО символикасы төшерелгән сувенир продукция алачаклар, дип хәбәр ителә Чүпрәле районының ГТО рәсми битендә.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты «Демография» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.