Чүпрәле эшмәкәрләрен “Минем бизнес. WB белән Старт” укыту форум-марафонына чакыралар

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фондының «Электрон сәүдә үзәге» һәм Wildberries маркетплейсы белән берлектә «Минем бизнес. WB белән Старт» форум-марафон башлануы турында игълан итә.

Форум-марафон кысаларында катнашучылар Wildberries маркетплейсының бөтен экосистемасы буенча белем алачак, шул исәптән шәхси кабинетны теркәү, реклама инструментлары кебек юнәлешләр, шулай ук яңа юнәлешләр – WB Travel һәм Цифрлы WB белән танышачак.

Марафон темаларының берсе Wildberries вәкилләре белән Татарстан Республикасы территориясендә заказлар бирү пунктларын ачу буенча лекция булачак. Әлеге форум-марафон үз бизнесын ачарга һәм илнең иң эре маркетплейсында сатулар башларга ниятләүчеләргә файдалы булачак. Үз бизнесын ачкан форум-марафонда катнашучылар арасында кыйммәтле призлар уйнатылачак.

Форум-марафонны үткәрү даталары 2024 елның 14 октябреннән 28 октябренә кадәр. Катнашуга гаризалар МСП.РФ цифрлы платформасында бирелә.

Форум-марафон турында мәгълүмат, шулай ук катнашу өчен гаризалар бирү буенча инструкцияләр  https://ecom.tatar/education_marathon сайтында урнаштырылган.

Барлык булган сораулар буенча 8(843) 222-9-222 телефоны аша электрон сәүдә үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International