2024 елның 14 сентябрендә Яңа Әлмәле урта мәктәбендә әһәмиятле вакыйга- «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды. «Үсеш ноктасы» заманча җиһазландырылган, ул югары дәрәҗәдә физика, химия һәм биология буенча лаборатор тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Укучылар табигый фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән белем бирү программаларында катнашу мөмкинлеге алачак. Шулай ук алар үзләренең иҗади һәм фәнни сәләтләрен үстерә алачак, бу аларны табигый һәм төгәл фәннәр өлкәсендә булачак һөнәри эшчәнлеккә әзерләргә ярдәм итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, үзәк ачылу проект эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен яңа мөмкинлекләр бирәчәк, ял һәм иҗатны кабул итүне яңадан торгызырга, иң кыю башлангычларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышаныч белдерде мәктәп директоры.