2024 елның 1 гыйнварыннан, дәүләттән финанслашу шарты белән, озак сроклы саклык программасы старт алды. Ул гражданнарга киләчәктә өстәмә керем алырга яисә аерым тормыш ситуациясе очрагында финанс «куркынычсызлык мендәре» булдырырга ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлекчәсе.
2024 ел башыннан программага миллионнан артык кеше кушылды. Программага җәлеп ителгән акчалар күләме, дәүләтнең уртак финанславын һәм пенсия тупланмаларын күчерү турындагы гаризаларны исәпкә алып, 55 млрд сумнан артып китте (2024 елның 23 августына).
Программада катнашу ирекле. Теләк булганда бала яки башка кеше файдасына озак вакытлы акча җыю турында килешү төзергә мөмкин.
Акчаларны туплый башлау өчен программаның операторы НПФ белән килешү төзергә кирәк. Моны сайтта яки НПФ офисында эшләргә мөмкин.
Программада катнашуның беренче 10 елында сез елына 2 мең сумнан кертемнәр эшләсәгез, дәүләттән финанслашу алачаксыз. Ул взнослар суммасына һәм сезнең керемгә бәйле рәвештә елына 36 меңгә кадәр тәшкил итәчәк.
Подробнее о том, как работает эта программа, — в видео👆
Озак сроклы саклык программасы турында тагын да күбрәк пост буенча белергә мөмкин
(https://t.me/obyasnayemrf/17078)
#объясняемрф