ТР Дәүләт Советына сайлаулар көнендә чүпрәлеләр ГТО нормативларын үтәделәр

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Мәйданчыклар сайлау участокларында оештырылган иде.

Һәр сайлау участогында ГТО нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырылды. 

Исегезгә төшерәбез, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы «Демография»милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар кысаларында районның участок сайлау комиссияләрендә тест үзәге хезмәткәрләре тарафыннан ГТО нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчыгы оештырылды. 

Теләге булган һәркем ГТО нормативларын үтәде (гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, гер күтәрү,урыннан озынлыкка сикерү, идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International