Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2024 елның 6 сентябрендә 21 сәгатьтән 7 сентябрьнең 8 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
7 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычы югары булу турында шторм кисәтүе
2024 елның 8 сентябреннән 13 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 класс).
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе түбәндәгеләрне киңәш итә:
Томан вакытында:
Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында машинада хәрәкәт иткәндә, тизлекне арттырудан, алдагы транспортны узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән бәйләнгән. Томанның ераклыкны күрсәтмәвен исәпкә алу мөһим: гади дистанцияне арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.
Кискен туктарга ярамый, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү сорала. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү өчен тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк. Хәрәкәт вакытында томанда машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, сак булу бик мөһим.
Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәр чыгулардан баш тартыгыз.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:
· алкоголь эчмәгез, беркайчан да караватта тәмәке тартмагыз!
· балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;
· беркайчан да төзек булмаган электр чыбыкларын кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
· электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.