Чүпрәлеләр ГТО нормативларын гаиләләре белән тапшырдылар.
Гаилә елы кысаларында Россия Федерациясендә гаилә белән ГТО нормативларын үтәү аерым оештырылды. Исегезгә төшерәбез, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы «Демография»милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы көненә һәм Чүпрәле районы оешу көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында «Спорт мәктәбе» тест үзәге хезмәткәрләре тарафыннан ГТО нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырылды, нормативларны теләге булган һәркем үтәде: гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, гер күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, теннис тубын цельга ыргыту.
Гаилә елы кысаларында Россия Федерациясендә гаилә белән ГТО нормативларын үтәү аерым оештырылды.