ТР Чүпрәле районы мәктәпләрендә «Беренче кыңгырау» чыңлады

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Яңа 2024-2025 уку елында район мәктәпләренә 1729 укучы укырга керде, шуларның 130ы — беренче сыйныфка.

Быел «Белем көне» 2 сентябрьгә туры килде. Тантаналы линейкалар, «Тынычлык дәресе» дә шул көнне үтте. 

Район башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов, район прокуроры Олег Гайнетдинов "Чүпрәле тармак технологияләре техникумы"нда һәм 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә узган тантаналы чараларда катнаштылар. Альберт Хәйретдинов студентларга, укучыларга һәм педагогик коллективларга «Белем көне» уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде. Кунаклар, шулай ук, укучыларны һәм педагогик составны яңа уку елы белән котладылар. 

"Чүпрәле тармак технологияләре техникумы"нда 

"Чүпрәле тармак технологияләре техникумы"на Казан авиация заводының укыту-җитештерү үзәге җитәкчесе Алексей Дружков та килгән иде. Ул студентларның киләчәктә дәрәҗәле заводка эшкә дә чакырды. Техникумда быел төрле белгечлекләр буенча 201 студент белем алачак. Беренче курска 50 студент кабул ителгән.

«Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» студентларны капиталь ремонттан соң, яңарып каршы алды. 
Шушы уңайдан төзелеш монтаж эшләре мастеры Нияз Мохитовка һәм «ВегаСтрой» җәмгыяте директоры Эдуард Харьковка район башлыгының Рәхмәт хатлары да тапшырылды. Шулай ук, җәйге каникул вакытында кырларда һәм производствода эшләгән студентларга эш бирүчеләрдән Грамоталар тапшырылды.

1 санлы Иске Чүпрәле мәктәбендә

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә агымдагы елда 477 укучы белем алачак. 1нче сыйныфка 42 бала килгән. 

Быел мәктәп ашханәсенә капиталь ремонт ясалды. Андагы барлык җиһазлар яңартылды, укучыларга туклану өчен барлык шартлар да тудырылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу көнне барлык мәктәпләрдә дә тантаналы чаралар узды, аларда районның төрле предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты. Алар барысы да бу уку елы укучылар өчен яңа белемнәр, яңа ачышлар, уңышлы ел булуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International