«ГТО белән 1нче сыйныфка» республика онлайн-акциясе старт ала

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

«ГТО белән 1нче сыйныфка» онлайн акциясе-видеороликлар конкурсы, һәм ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта уздырыла. Исегезгә төшерәбез, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы «Демография»милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Акциядә 1нче сыйныф (6-7 яшь, I баскыч) укучылары катнаша ала. Акциянең муниципаль этабы 2024 елның 2 сентябреннән 13 сентябренә кадәр, республика этабы - 2024 елның 14 сентябреннән 20 сентябренә кадәр уза.

Видеороликларга таләпләр:

- катнашучыны - ГТО комплексының 3 сынавын башкаручы 6-7 яшьлек баланы (I баскыч) видеога төшерергә кирәк:

  • аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү - 15 тапкыр (малайлар), 14 тапкыр (кызлар);
  • 30 метрга йөгерү;
  • урыннан озынлыкка сикерү.

- видеороликта ГТО символикасы төшерелгән элементлар булырга тиеш;

- видеороликта бары тик 1 катнашучы гына булырга тиеш;

- оригинальлек;

- дәвамлылыгы 2 минуттан артмаска тиеш.

Акциянең муниципаль этабында катнашу өчен видеороликлар Vildanov.Ruslan@tatar.ru электрон почтасы аша яки ватсап буенча 89270387410 номерына 2024 елның 13 сентябренә кадәр кабул ителә. Муниципаль этап җиңүчесе акциянең республика этабында безнең район исеменнән чыгыш ясаячак. Республика этабында һәр районнан бер видеоролик карала. Республика этабы нәтиҗәләре буенча өч җиңүче билгеләнә.

Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнә:

Бер җиңүче судьялар коллегиясе тарафыннан оффлайн тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк;

Бер җиңүче район ВКонтакте социаль челтәрендә муниципаль районнар Үзәк телевидениесе битләрендә видеороликка иң күп лайклар белән;

Бер җиңүче район очраклы саннар генераторы ярдәмендә (муниципаль район номеры алфавит тәртибенә билгеләнәчәк).

Җиңүчеләр дипломнар, ГТО символикасы белән сувенир продукциясе алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International