Капиталь ремонт кысаларында мәктәпкәчә учреждениеләрдә бинаның эчке, тышкы ягы тулысынча ремонтланды, коммуникацияләр яңартылды һ.б.
Бүген, 2024 елның 27 августында, Татарстан Республикасы көне һәм Татарстан Республикасы Чүпрәле районы оешу бәйрәме алдыннан Иске Чүпрәле һәм Зур Аксу авылларында капиталь ремонттан соң балалар бакчалары ачылды.
Исегезгә төшерәбез, быел җәй 1 нче номерлы Иске Чүпрәле «Кояшкай» балалар бакчасында, Зур Аксу авылында «Ивушка» балалар бакчасында капиталь ремонт башланды. Шушы көннәрдә шулай ук Чуваш Бизнәсе авылындагы балалар бакчасы-башлангыч мәктәп үз ишекләрен ачачак.
Капиталь ремонт кысаларында мәктәпкәчә учреждениеләрдә бинаның эчке, тышкы ягы тулысынча ремонтланды, коммуникацияләр яңартылды һ.б.
Бәйрәмгә әти-әниләр, район җитәкчеләре җыелды.
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров котлау сүзләрен җиткерде һәм капиталь ремонтның балалар учреждениеләре өчен кирәк булуын билгеләп үтте.
- Балалар бакчасы-сабыйлар өчен икенче йорт. Биредә дә балаларга уңайлы һәм яхшы булсын, - диде ул.
Балалар концерт номерлары, чыгышлар әзерләгәннәр, ата-аналар һәм коллектив мондый бүләк өчен рәхмәт белдерделәр.