Балалар товарларының, мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча "Кайнар линия" эшли

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, 2024 елның 14 августыннан 2 сентябренә кадәр Чүпрәле районында яшәүчеләр өчен «Кайнар линия» эшләячәк. Анда балалар товарларының һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин булачак.

Үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның барлык кызыксындырган мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен белешмәләр:

– «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет учреждениесенең Зеленодольск филиалы консультация пунктының Буа, Чүпрәле, Апас районнары территориясендәге телефоны - (84374) 3 26 76 эш көннәрендә 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 16.40 га кадәр;

- яки кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-8005554943 телефоны буенча, тәүлек буе эшли.

- яки кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-8005554943 телефоны буенча, тәүлек буе эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International