Бүгенге көндә Татарстанда мондый учреждениеләр нибары —14әү һәм шуның берсе—Чүпрәле районында.
Модель китапханә «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 15 млн сумнан артык грант акчасы хисабына булдырылган. 2023 елда әлеге грантны оту бәхетенә республикада 4 учреждение ирешкән, аның берсе— Кече Чынлы авылы китапханәсе һәм ул татарстанда быел беренчеләрдән булып ачыла да. Әлеге хакта Татарстан Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева әйтеп үтте.
Китапханәгә 3,1 мең яңа китап кайтарылган, шулай ук бирегә килүчеләр Россиянең әйдәп баручы китапханәләре каталогларыннан да куллана ала. Китапханә өр-яңа җиһазлар — интерактив панельләр, глобус, шулай ук мультимедиа комплекты, виртуаль чынбарлык күзлекләре, тавыш җиһазлары һәм аэрохоккей белән җиһазландырылган. Моннан тыш, туган якны өйрәнү зонасы булдырылган, анда әдәбиятне һәм туган якны өйрәнү экспонатлары урнашкан, музей булдырылган.
— Безнең бүгенге тормышыбыз үткәннән бик күп нәрсә белән аерыла. Болар барысы да— республикабызның, аның җитәкчеләренең олуг казанышлары. Татарстанда 1 500дән артык китапханә бар, шуларның 32се Чүпрәле районында эшли. Элек китапханәләрдә китапны уку өчен көтеп ала идек, чөнки кулга ул 1-2 көнгә генә бирелә иде. Бирегә кешеләр үзләренә кирәкле мәгълүматны алырга килә иде. Китапханә эшләвен, яшәвен дәвам иттерсен өчен Кече Чынлыда барысы да бар. Халкы мул, җитеш тормышта яшәсен өчен тырышып хезмәт итүче хуҗалык җитәкчесе Барис Аппау улы Гафуров бар. Биредә үз эшләренең чын осталары эшләве күренеп-беленеп тора. Аэропорт кына җитми, дисәң дә була, — диде тантанага кайткан якташыбыз, Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.
Килүчеләр, уңайлы җиһазлардан файдаланып, китаплар укый, төркемле очрашулар һәм дәресләр дә үткәрә алачак.
Район башлыгы Марат Гафаров шулай ук авыл халкын заманча китапханә ачылу белән котлады.
«Модель китапханә мәктәптән соң балалар өчен, шулай ук авыл халкы өчен буш вакытны мавыктыргыч итеп үткәрә торган икенче йорт булачагына ышанам», — диде ул.
«Мондый заманча учреждение районда да юк», — дип шатлыгы белән уртаклашты китапханә мөдире Лилия Мохтәрова да.
Мондый китапханәгә йөрү файдалы гына түгел, модалы да. Яңартылган модель учреждение бусагасын атлап кереп, аның уңайлыклары белән танышып йөргән һәркем әнә шундый тәэсирләр белән уртаклашты бу көнне.