“Шундый ул үстерүем белән горурланам!”, - ди Ираида Нурина.
Бүген, 2024 елның 15 августында, Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Дуван авылында яшәүче Нурина Ираида Степановнаны юбилей көне белән котладылар. Юбилярны котларга Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев килде.
Ираида Степановна 1949 елның 15 августында Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Урманасты Шигали авылында туган, ул күп балалы гаиләдә үскән.
Нибары җиде класс укып бетергәч, ул колхозга сыер савучы булып эшкә китә. Җиңел булмаса да, ул үз эшен бик ярата, бик теләп һәм рәхәтләнеп башкара иде. Намуслы һәм тырыш хезмәте өчен өч ел рәттән Мактау Тактасына кертелә, “Хезмәт ветераны” һәм “Күп балалы ана” медальләре белән бүләкләнә.
1972 елның гыйнварында Ираида Степановна Иске Дуван авылыннан Василий Михайлович Нуринга кияүгә чыга. Ире белән алар нибары 18 ел гына яшиләр, ире 41 яшендә үлә. Мәктәптә укучы биш баласын Ираида Степановна ялгызы тәрбияләп үстерә, бүтән кияүгә чыкмый.
Ираида Степановна бер улын җирләгән, ике кызы гаиләләре белән шәһәрдә, берсе авылда яши. Улы Николай хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Армиядән соң ул контракт хезмәтен имзалаган һәм менә инде 10 елдан артык хәрби хезмәткәр булып тора.
Лаеклы ялга чыккач, Ираида Степановна тагын җиде ел колхозда эшли. Бүген дә ул бер урында гына утырмый. Үзе генә яшәсә дә, йорт яны хуҗалыгы белән шөгыльләнә, терлек асрый. Юбилярны 9 оныгы сөендерә. Аны туганнары, якыннары, балалары, оныклары яратып, кайгыртып яши.
- Улым белән мөмкин булганча шалтыратышабыз. Әни буларак, әлбәттә, аның өчен бик борчылам, әмма бурыч-ул бурыч. Ул Ватанга хезмәт итә һәм мин моның белән бик горурланам. Шундый ул үстерүем белән горурланам! - ди Ираида Нурина.
Ираида Степановнага Ватанны чын йөрәктән саклаучы үрнәге булган ул тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдерделәр, аңа нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек, ә иң мөһиме - улының җиңү белән кайтуын теләделәр.